Название песни: Син минем жанымнын яртысы (минус-оригинал)
Исполнитель: Айдар Галимов
Длина файла: 03:30
Дата добавления: 2015-03-15
Текст просмотрен: 654
Рейтинг: 0
Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.
Кушымта
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.
Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.